Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту әңгәмәсе оештырылды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә эшләнгән товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре көйли.

2023 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Р.А. Зальмиевның сәүдә объектында (Арча шәһәре) булды, анда азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла. Чара барышында сатучылар өчен укулар үткәрде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатты. Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык вакытын контрольдә тотуны һәм саклау шартларын үтәүне көчәйтүгә юнәлтелгән иде. Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук БДАМС системасы турында сораулар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International