Бөтен халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарны кабул итә.
Чираттагы очрашу Балтач муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте. Кабул итү график буенча үткәрелде.
Кабул итү барышында гражданнарга куллану законнары нигезләре һәм товарлар (хезмәтләр) сатып алганда барлыкка килгән конкрет тормыш ситуацияләрендә грамоталы тәртип мисаллары, дәгъва бирү тәртибе һәм карау сроклары аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яшәүчеләрне укыту кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, сатып алуларга җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә һәм товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү белән бәйле бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә. Чара барышында «Кулланучы өчен белешмә» һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.