Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Мурзина Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 44 статьясы каралды, ул муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатларында җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләр бирә: кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карау; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирү; кулланучылар хокукларын яклау буенча судларга мөрәҗәгать итү; кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программаларны эшләү.
Укыту чаралары Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Башкарма комитет хезмәткәрләренең хокукый белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә һәм киләчәктә законнарда билгеләнгән кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.
Уку вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын карадылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.