Яткан таш астыннан су акмый

2023 елның 18 августы, җомга

- Товар өчен түләдем, ә ул һаман да юк, - дип товар өчен түләнгән акча турында борчылып кулланучы Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре киңәше буенча ул сатып алу-сату килешүе төзелгән кибет җитәкчелеге адресына язмача дәгъва җибәргән. Җавап үзен озак көттерми: берничә көннән соң йортта яңа ишек барлыкка килә.

- Эш шунда ки, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 23.1 статьясы нигезендә, әгәр алдан түләү суммасын алган сатучы товарны кулланучыга мондый шартнамә белән билгеләнгән срокта тапшыру бурычын үтәмәсә, кулланучы үз сайлавы буенча түләнгән товарны билгеләнгән яңа срокта тапшыруны яки сатучы тапшырмаган товарның алдан түләү суммасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы, - дип аңлатты Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре.

Бу очракта кулланучы шулай эшләгән дә. Онытмагыз, яткан таш астыннан су акмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International