Азнакайның «Березка 1» сәламәтләндерү лагеренда чара үткәрелде

2023 елның 18 августы, җомга

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасын гамәлгә ашыручылар буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты сәнәгать һәм сәүдә комитетының икътисад бүлеге белгече Ләйсән Мәрданова «Березка 1» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр белән очрашты. Лагерь Азнакай районының урман зонасында урнашкан. Чарада 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге егерме биш бала составында 4 нче отряд катнашты.

Чара барышында балаларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарындагы роле турында сөйләделәр. Югары сыйныф укучыларына 1 сентябрьдән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе патронажы астында уздырыла торган кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен үткәрелә торган Олимпиада турында искә төшерделәр һәм анда актив катнашырга тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече балаларга алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны, сәламәтлек өчен куркыныч матдәләр куллану очрагында яшь һәм үсеп килүче организмга китерелгән зыян күләме турында сөйләде.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча бүлегенең баш белгеч-эксперты чара барышында ял итүчеләрне сәламәт яшәү рәвешен тотарга чакырды. Мәктәп укучыларына актив ял итәргә, сәламәт һәм файдалы ризык ашарга киңәш ителә.

Очрашу барышында контроль органнары белгечләре кулланучылар хокукларын яклау буенча яңгыраган сорауларына җавап бирде. Чара кулланучылар хокуклары турында белем формалаштыруга һәм укучылар арасында белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International