2023 елның 1 сентябреннән «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 03.04.2023 елның 108-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керәчәк. Аның нигезендә җәмәгать туклануы оешмалары алкоголь сатуны исәпкә алуның яңа тәртибенә күчәләр, шул исәптән коктейльләр һәм ризыклар әзерләгәндә дә.
Бүгенге көндә продукцияне исәптән чыгару куллану савытының бөтен күләмен аның ачылу вакытында башкара. Яңа тәртип буенча сатыла торган продукцияне исәптән чыгару порцияле рәвештә башкарылачак.
Хуҗалык субъектларында бу яңалык турында күп сораулар туды, шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы рестораторлары ассоциациясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле һәм БДАМСта эшне техник яктан тәэмин итүче оешмалар катнашында «түгәрәк өстәл» оештырды.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашучыларны алда торган үзгәрешләр, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукция сатуны исәпкә алу тәртибе белән таныштырды һәм продукция калдыкларын БДАМСка чынбарлыкка туры китерергә тәкъдим итте.
IT-кампания вәкиле әлеге мәсьәләнең техник ягына җентекләп аңлатма бирде һәм лицензиатларның техник ярдәмгә килешүләре кем белән төзелгән оешмалар белән берлектә гамәлдәге программаларны күзәтергә һәм, кирәк булганда, аларга тиешле төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.
Әлеге очрактан файдаланып, сатуда булган барлык эшмәкәрләрнең «кега» тарасында сыра булуын исәпкә алып, Марина Егорова Татарстан Республикасында сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләр һәм «кега» транспорт тарасында тутырылган аз алкогольле эчемлекләрнең барлык этапларында да хәрәкәтен күзәтү буенча Эксперимент турында сөйләде.
Чарада 40тан артык оешма катнашты. Барлык килгән сорауларга җаваплар бирелде. Шул ук вакытта катнашучылар сыра продукциясе хәрәкәтенең эзләнүчәнлеген тәэмин итү Эксперименты буенча федераль орган вәкилләре катнашында ВКС режимында семинар үткәрү турында теләк белдерделәр.