Яңа Чишмә авылында КФҮдә гражданнарга консультация үткәрелде

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Яңа Чишмә авылының күп функцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.

Гражданнарга товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау вакыты буенча аңлатмалар бирелде.

Катнашучылар азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә итү кагыйдәләре, шул исәптән Интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультация алдылар. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга аларның хокуклары Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә аңлатылды.

Чара барышында авыл кешесе территориаль орган белгеченә товарда җитешсезлекләр ачыклануга бәйле рәвештә сатучыга дәгъва төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны укыту кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр заказына җентеклерәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә һәм бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны закон нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.

Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International