Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә гражданнарга консультация үткәрелде

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Спас районы Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм бу хокукларны Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашыру тәртибе аңлатыла.

Кабул итү барышында җитешсез товар сатып алынган очракта кулланучылар хокуклары, тиешле сыйфатлы товарны алмашу, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срогы бозылган очракта эш итү тәртибе турында фикер алыштылар.

Чараның төп максаты - кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә кулланучылар сорауларына җаваплар бирелде, моннан тыш төрле темаларга кулланучылар хокукларын яклау тематикасы белән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International