Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы профилактик чара үткәрделәр, анда мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге җинаятьләрне профилактикалау һәм аларга каршы тору ысуллары һәм онлайн-сатып алуларда мошенниклардан саклану мәсьәләләре каралды.
Интернет сәүдәсе популярлаша бара. Бу гаҗәп түгел, чөнки интернет-кибеттә сатып алу уңайлы, ә кайвакыт сатып алучылар өчен отышлырак та. Интернет-сәүдә өлкәсендәге мөнәсәбәтләр РФ Гражданлык кодексы, РФнең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы (алга таба – Закон), шулай ук РФ Хөкүмәтенең 27.09.2007 елгы 612 номерлы «Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләрен раслау турында»гы карары (алга таба – кагыйдәләр) белән көйләнә.
Кызганычка каршы, Интернет аша сәүдә итүнең сатып алучы өчен тискәре яклары да бар. Кулланучы алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозуга дучар булырга мөмкин. Тәкъдим ителгән күрсәтмәләр дистанцион рәвештә сатып алынган товарны китерү вакытын бозган очракта үз хокукларыгызны якларга ярдәм итәчәк.
Күпчелек очракта дистанцион сатып алу-сату килешүе кулланучының товарны алдан түләү бурычын күздә тота. Бу шарт сатучының товарны кулланучыга тапшыру вакытын билгеләү бурычын үз эченә ала.
Әгәр товар вакытында китерелмәсә, сатучы белән телефон аша яки электрон почта аша элемтәгә керегез. Аңа товар китерү кирәклеген искә төшерегез.
Әгәр сатучы товарны билгеләнгән срокта тапшыру буенча үз бурычларын үтәмәсә, сез түләнгән товарны тапшыруның яңа срогын билгеләргә яки сату-алу килешүен өзүне һәм товар өчен алдан түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Еш кына товарны китерү вакыты Сезнең белән сатучы арасында телдән сөйләшенә. Бу очракта сатучы товарны тиешле вакытта яки сатучыга мөрәҗәгать иткәннән соң 7 көн эчендә китерергә тиеш.
Әгәр телдән сөйләшүләр нәтиҗәгә китермәсә, сатучыга язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итегез. Дәгъваны сатучының адресына заказ хаты белән җибәрегез, ә почтаның хатны җиткерүен көтмәс өчен, дәгъваны электрон почта аша кабатлагыз. Мондый мөмкинлек булганда, сатучы сайтында бәхәсләрне чишү өчен электрон сервистан файдаланыгыз.
Әгәр сатып алу банк картасы белән түләнә, ә сатучы товарны билгеләнгән вакытта тапшырмаган һәм шул ук вакытта элемтәгә керми яки аралашудан кача икән, сез кредит оешмасына операция буенча акчаны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Шуннан соң банк һәм түләү системасы тикшерүләр үткәрәчәк.
Законның 23.1 маддәсенең 3 пунктына ярашлы рәвештә, сатучы товарны китерүне кичектерү өчен алдан түләү суммасының 0,5 проценты күләмендә неустойка түләргә тиеш. Шуны истә тоту мөһим: неустойка суммасы товарның алдан түләнгән суммасыннан артмаска тиеш.
Әгәр сатучы товарны 7 көн эчендә китерү яки 10 көн эчендә акчаны кире кайтару таләпләрен канәгатьләндермәсә - сез үз хокукларыгызны судта яклау хокукыннан файдалана аласыз.