Җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укыту чарасы үткәрелде

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Роспотребнадзор идарәсе вәкиле белән берлектә Алексеевск районы җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укыту семинары үткәрде.

Семинарда кулланучылар базарының социаль әһәмиятле секторларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Муниципаль хезмәткәрләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, шул исәптән законның 44 статьясы аңлатылды, товарлар сатып алу һәм хезмәт күрсәтү вакытында кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәҗрибәсе җиткерелде. Моннан тыш, практик мәсьәләләр һәм проблемалы ситуацияләр каралды, киңәшләр бирелде.

Белгечләргә танышу өчен «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International