Баулы шәһәрендә профилактик визит уздырылды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, Баулы районы сәүдә объектларының берсендә профилактик визит үткәрде.

Әлеге визитны уздыруның нигезе булып шәхси эшмәкәр С.ның бер ел элек алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып бара башлавы тора.

Контрольдә тотылган затка алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы закон таләпләре аңлатылды, атап әйткәндә: «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законының 16 статьясы; бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) алкоголь продукциясе әйләнеше турында мәгълүматны аны ваклап сатучы затлар тарафыннан теркәү; алкогольле продукцияне ваклап сату күләмен декларацияләүгә мәҗбүри таләпләр.

Профилактик визит барышында республикада 2023 елның 1 апреленнән башланган «Честный знак» аша кегларда сыра сату механизмын эшкәртү буенча Экспериментка аерым игътибар бирелде.

Җитештерүчеләр өчен дә, ваклап сату өчен дә сыра, аз алкогольле эчемлекләрне мәҗбүри маркировкалауны башлау вакыты һәм этаплары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International