Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына заказ ителгән хезмәтне алудан өметен өзгән кулланучы шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, ул башкаручыга кухня ясарга заказ бирә, әмма килешү буенча билгеләнгән вакытта хезмәт күрсәтелми.
Территориаль орган белгечләре кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 28 статьясы нормаларын аңлаттылар, аларга ярашлы рәвештә, әгәр башкаручы хезмәт күрсәтүне (эшне башкаруны) башлау, тәмамлау срокларын бозса, кулланучы үз сайлавы буенча түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:
- башкаручыга яңа срок билгеләргә (яңа сроклар эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүдә күрсәтелә);
- өченче затларга хезмәт күрсәтүне (эшне башкаруны) йөкләргә яки аны үз көче белән башкарырга һәм башкаручыдан тотылган чыгымнарны түләтүне;
- хезмәт күрсәтү (эшне башкару) өчен бәяне киметүне таләп итәргә;
- хезмәт күрсәтү (эшне башкару) турында килешүне өзүне.
Кулланучы шулай ук күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләре һәм хезмәт күрсәтү срогы бозылу сәбәпле (эшне башкару) аңа китерелгәннәрне тулысынча түләүне таләп итәргә хокуклы.
Кулланучыга дәгъва язарга тәкъдим ителә, документ тапшыру тәртибе аңлатыла.
Кулланучының хокуклары үтәлер һәм ул үзенең яңа кухнясына шатланыр дип өметләник.