Сатучының хокуклары һәм бурычлары: нәрсәләрне белү мөһим?

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Алабуга муниципаль районы кибетләренең берсендә хезмәткәрләр өчен азык-төлек кибете сатучысының хокуклары һәм бурычлары буенча укыту семинары үткәрелде.

Кулланучыларга хезмәт күрсәтү, азык-төлекне сатуга әзерләү, сатып алучыларга продуктларның барлык үзлекләре, яраклылык вакыты һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат бирү сатучының бурычларына керә. Ләкин сатучының иң мөһим бурычы - сатып алучылар белән бәхәсле хәлләрне җайга салу, мөмкин булса җитди конфликтка китермәү. Сатучы закон нигезендә хәлне чишү өчен җаваплы һәм барлык кирәкле адымнарны ясарга тиеш. Сатып алучыдан шикаять килгән очракта, сатучы аны карарга һәм тиешле чаралар күрергә тиеш.

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар белемнәрен арттыру максатыннан кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарының төп нигезләмәләре җиткерелде, кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International