Сарман районында хуҗалык итүче субъектлар өчен ачык тыңлаулар узачак

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2023 елга контрольдә тотылган субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, Сарман муниципаль районының хуҗалык субъектлары өчен алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокукны куллану һәм административ практика нәтиҗәләрен тикшерү буенча ачык чара узачак.

Чараның исеме: 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.

Докладчы: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Шипилов Вадим Николаевич.

Чараның датасы һәм вакыты: 2023 елның 26 сентябре, 10.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: хакимиятнең актлар залы (Сарман авылы, Ленин урамы, 35 йорт).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: 2023 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча мәгълүмат, контрольдә тотылган субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган бозуларның сәбәпләре турында ачык фикер алышу; гамәлдәге законнарны аңлату; «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталы эшчәнлеге турында бизнеска мәгълүмат бирү 2023 елда бизнеска ярдәм итү чаралары.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк; «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталындагы сораштыру белән танышу.

Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 25.09.2023 кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Shipilov.Vadim@tatar.ru

Мәгълүматны 8(8555)36-63-85, 89179112277 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International