Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан «Спорт һәм ял» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку үткәрелде.
Сәүдә предприятиесе Чистай шәһәренең куллану базарында озак вакыт эшчәнлек алып бара һәм спорт һәм ял өчен товарлар сатуга махсуслаша.
Семинар-уку барышында сатучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклау бүлеген карадылар.
Уку вакытында сатучыларга товарда кимчелекләр табылганда кулланучыларның хокукларын, товарның кимчелекләренә карата кулланучының таләпләр кую срокларын, товарның кимчелекләрен сатучы тарафыннан бетерү һәм тиешле сыйфатсыз товарны алыштыру тәртибен, шулай ук кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукын аңлаттылар. Моннан тыш, сатучыларга кулланучының дәгъвасы кергән очракта, сатучы аңа белдерелгән таләпләргә карата җавап җибәрергә тиешлеге турында хәбәр итәләр.
Чара барышында территориаль орган белгечләре кибет сатучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.