Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге кеше Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законының тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару өлешендә аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Бер көн элек граждан арзанлы кесә телефоны сатып алган. Өйдә, телефонның үзенчәлекләрен тикшергәч, телефонда үзенә кирәкле видеокамера юклыгын аңлаган. Икенче көнне ул сатучыга өстәмә түләү белән товарны башка, кыйммәтрәк, телефонга алыштыруны сорап мөрәҗәгать итә, ләкин аның мөрәҗәгате кире кагыла. Сатучы үзенең баш тартуын телефонның техник яктан катлаулы товар булуы һәм алмашуга яраксыз булуы белән аңлата.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы аңлатылды. Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә көнкүреш кулланылышы өчен навигация һәм чыбыксыз элемтә җиһазлары керә, шул исәптән сенсор экраны булган һәм ике һәм аннан да күбрәк функцияләргә ия булган спутник элемтәсе. Ә төймәле кәрәзле телефон андый түгел, ягъни бу исемлеккә керми. Шуңа бәйле рәвештә, кулланучы, әгәр аның товар күренеше сакланып калса, тиешле сыйфатлы төймәле телефонны алыштырырга хокуклы.
Кулланучыга дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәтелгән. Әгәр дә аның таләпләре ирекле рәвештә үтәлмәсә, ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Кирәк булганда, территориаль орган белгечләре дәгъва гаризасы проектын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.