Чирмешәндә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 22 сентябре, җомга

Чирмешәндә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмә Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов рәислегендә узды. 2023 елның 8 ае йомгаклары буенча алкоголь базарындагы вәзгыять һәм алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Кузнецова 2023 елның 8 ае йомгаклары буенча Чирмешән районының алкоголь базарындагы хәлне сөйләде.

Утырыш ахырында фикер алышу булды һәм карар кабул ителде: алкогольле продукциянең һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен туктату буенча уртак эшне көчәйтергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International