«2023 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре» дип аталган ачык чараның йомгаклары турында

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Үткәрү урыны: Сарман авылы, Ленин ур., 35

Үткәрү датасы: 2023 елның 26 сентябре.

Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

1. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук  бозулар, шулай ук аларны кисәтү юллары.

2. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып барганда белергә тиешле норматив хокукый актлар.

3. РФ Хөкүмәтенең 10.03.2022 елгы 336 номерлы карары буенча аңлатмалар дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында.

4. Бизнеска «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү; 2023 елда бизнеска ярдәм чаралары.

Чарада катнаштылар:

Вәлиев Ф. А. – Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе; Шипилов В. Н. – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы; Хөснимарданова Р. Р. – Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары; Мугинов А. Р. - Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге полиция начальнигы (оператив эш буенча) урынбасары; Идрисов А. Р. - ТР Сарман районы прокуроры ярдәмчесе; Р. Г. Галиев - баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары; «АЛКОТОРГ» ҖЧҖ вәкилләре; алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре.

Нәтиҗә:

1. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы В. Н. Шипилов уздырган Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларны, шулай ук аларны кисәтү юлларын анализлауны исәпкә алырга.

2. Алкогольле продукцияне ваклап сату буенча эшчәнлек закон нигезендә алып барылырга тиеш.

3. Чара тәмамлангач, катнашучыларга «Тикшерелгән бизнес» интернет-порталының эшләве турында хәбәр ителде.

Тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International