Өлкән яшьтәгеләрне котлыйбыз

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көне хөрмәтенә бәйрәм концерты узды.

Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова әлеге чарада катнашты һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Мәдәният сарае фойесында белгеч бәйрәм кунакларына, аларның товарлар сатып алганда яки төрле хезмәтләр алганда хокуклары бозылган очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт  территориаль органына мөрәҗәгать итә алалар, дип белдерде. Анда белгечләр дәгъвалар төзүдә ярдәм итә алалар, шулай ук судта үз таләпләрен белдермәгән өченче зат буларак кулланучының мәнфәгатьләрен яклый алалар, дип сөйләде. РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 17 статьясы нигезендә кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле дәгъвалар буенча дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.

Тыңлау, ярдәмгә килү, шәфкатьлелек, туган илгә мәхәббәт, гаилә кыйммәтләрен саклау кебек сыйфатлар нәкъ менә өлкән буында күбрәк чагылыш таба һәм алар белән аралашканда, без үзебезне якты һәм яхшы хисләр белән тулыландырабыз. Күпләр, үз яшьләренә карамастан, актив тормыш рәвеше алып баруларын дәвам итәләр һәм яшь буынга әлеге категория гражданнардан өйрәнерлек нәрсәләр байтак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International