Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре белән очрашуга пенсионерлар һәм ветераннар килде. Олы яшьтәгеләр тормышның төрле өлкәләрендә мәгълүматлы булырга тырыша. Пенсионерлар бик кызыксынучан, күзәтүчән, һәм, иң мөһиме, барысыннан да дөрес нәтиҗәләр ясый беләләр. Очрашу алдыннан таратылган кулланучылар базарының төрле темаларына кагылган брошюралар зур популярлык казанды.
Кадрия Вагизова мәгълүмати әңгәмәдә пенсионерларга карата мошенниклык темасына кагылды, чөнки алар халыкның иң якланмаган төркеме булып торалар. Белгеч катнашучыларга өлкән яшьтәге кешеләргә килеп, медицина препаратлары, биологик актив өстәмәләр, шикле сыйфатлы медицина аппаратлары сатып алырга тәкъдим итүче гражданнарга, шулай ук су, газ, электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыру буенча хезмәтләр тәкъдим итүче затларга карата уяу булырга киңәш итте.
Кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган сораулар очрагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә, шулай ук район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип аңлатты.