Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Болгар шәһәре КФҮ ДБУ кунаклары өчен консультация өстәле үткәрде. Чара барышында Кулланучыларның берсенә касса чегы булмаганда товарны кире кайтару хокукын көйләүче кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре аңлатылды.
Кибет хезмәткәрләре еш кына товарны кире кайтару өчен касса чегы кирәк дип кисәтәләр. Әмма сатып алучы товарны чексыз да кире кайтара ала. Әлеге хокук РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән көйләнә. Касса яки товар чегы яки товар сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы башка документ булмау кулланучыларның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормый. Сатып алуның түбәндәге дәлилләре булырга мөмкин:
- сатып алу карта белән түләнгән очракта банктан өземтә;
- гарантия талонында сатучы ясаган билге (техник яктан катлаулы товарлар өчен);
- шаһитлар күрсәтмәсе.
Чара барышында үзәккә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.