Алексеевск КФҮдә белгечләр өлкәннәргә консультация бирделәр

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе белгечләре җирле үзидарә органнары белән берлектә Алексеевскның күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирделәр.

Чараның төп максаты - кулланучыларга, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләргә аларның хокуклары һәм аларны яклау буенча кирәкле гамәлләре, шулай ук кулланучылар базарында грамоталы тәртипнең тотрыклы күнекмәләре, кулланучылар культурасын үстерү турында мәгълүмат бирү һәм консультация бирү системасын формалаштыру буенча эзлекле эш алып бару.

Белгечләр ваклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу, торак-коммуналь хезмәтләр, финанс, транспорт һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә хокук бозулар турындагы сорауларга җавап бирделәр, шулай ук сатучы (җитештерүче, башкаручы) адресына дәгъва төзү тәртибен аңлаттылар.

Консультацияләр барышында пенсионерлар кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә төрле тематикалы белешмәлекләр, дәгъва һәм дәгъва гаризалары үрнәкләре белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International