Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы кулланучылары белән профилактик чаралар үткәрделәр.
Сәүдә объектларында сатучыларга РФнең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре аңлатыла, аңа ярашлы рәвештә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы кулланучыга гадәттә куелган таләпләргә туры килгән һәм мондый төр товар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы товар тапшырырга тиеш.
Сатып алучыларны азык-төлек товарларын алмашу мәсьәләсе кызыксындырды. Белгечләр түбәндәгечә аңлатма бирде:
- Гомуми кагыйдә буенча, сатып алучы товар өчен түләгәннән соң фикерен үзгәрткән очракта да, азык-төлек продуктлары кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш түгел. Әмма кулланучылар бу категориядәге товарларны кире кайтарырга хокуклы, әгәр алар тиешле сыйфатта булмаса: санитар таләпләргә туры килмәсә, искергән, кибеттә бозылган булса. Мондый продуктны кире кайтару өчен кибеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк (сатып алу көнендә мөрәҗәгать итү яхшырак). Үзең белән бозылган товарны, чек яки аның күчермәсен алып килергә (әгәр чек сакланмаган булса, бу кулланучының таләпләрен кире кагарга сәбәп була алмый), шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Администраторны чакырыгыз, хәлне аңлатыгыз һәм сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны сорагыз.
Барлык катнашучылар белгечләрнең квалификацияле җавапларын алды.
Чара кысаларында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.
Белгечләр район халкын үткәрелгән чараларда актив катнашырга һәм үзләренең хокукый белемнәрен арттырырга чакыра. Моннан тыш, консультация сорап «Кайнар линия» 8(8552) 71-43-03 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.