Профилактик визит эшкуарлык җәмәгатьчелегенең мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Нурлат районының бер авылында сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү ысуллары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенең мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Профилактика чараларын үткәрүнең төп максатларының берсе - киләчәктә мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә алган шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны кисәтү һәм бетерү.

Хуҗалык итүче субъектка РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы  карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аерым төр алкогольле эчемлекләрне идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре («Честный знак» маркировкалау системасы) аңлатылды.

Чара барышында түбәндәге темаларга видеороликлар күрсәтелде: «Тикшерүләр: төп тема турында гына»; тикшерүләр үткәргәндә эшкуарның хокуклары турында; «Кисәтү алган очракта эшкуарның хокуклары турында; «Тикшерүләргә мораторий», бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге чараларына күзәтү.

Моннан тыш provbiz.ru сайты эше турында мәгълүмат бирелде, анда эшкуарлык субъектлары контроль (күзәтчелек) органнарының законнарны үтәү өлкәсендәге хаталарны булдырмау, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелгәе. Чарада катнашучыларга «Тикшерелгән бизнес» порталында сораштыру узарга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International