Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече «М.» кибетендә кибет җитәкчесе һәм сатучылары өчен Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Чара барышында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре; сатучы һәм товарлар турында аларны дөрес сайлап алуны тәэмин итүче мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу аңлатылды; пакетланган товарлар һәм икмәк-булка продуктларын сату кагыйдәләре турында искәртелде.
Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны һәм товарларны саклау шартларын үтәүне көчәйтүгә юнәлтелгән.
Кибет сатучыларына кулланучылар шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турындагы таләпләр аңлатылды.
Алкогольле продукцияне һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.
Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар таратылды.