Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына сатучының гамәлләренә шикаять белән телефон аша кулланучы мөрәҗәгать итте.
2023 елның июнендә гражданин кибеттән көнкүреш ихтыяҗлары өчен циркуляр пила сатып ала. Товарның гарантия вакыты 12 ай тәшкил итә. Эксплуатация вакытында товарда бер үк җитешсезлек берничә тапкыр барлыкка килә һәм бетерелә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучы тиешле сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итә, әмма сатучы, дефект мөһим түгел һәм б очракта гарантияле ремонт кына мөмкин, дип, кулланучы таләпләрен кире кага.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы һәм «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 10.11.2011 елның 924 номерлы карары аңлатылды.
Электрлаштырылган кораллар (күтәреп һәм күчереп йөртелә торган электр машиналары) техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә һәм сатып алганнан соң унбиш көн узгач, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы түбәндәге очракларның берсендә сатып алу – сату килешүен үтәүдән баш тартырга хокуклы:
- мөһим кимчелекне ачыклау;
- кимчелекләрне бетерү срокларын бозу (45 көннән артык түгел);
- һәр ел дәвамында товарны гарантия срогы белән утыз көннән артык куллану мөмкин булмаганда, чөнки аның төрле кимчелекләре күп тапкырлар бетерелгән.
Әгәр товарда җитешсезлек берничә тапкыр ачыклана, яки аны бетергәннән соң кабат күренә икән, бу мөһим кимчелек булып санала. Бу очракта кулланучының килешүне өзү өчен барлык хокуклары бар.
Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә гамәлдәге законнарны бозу билгеләре күренә. Кулланучыга сатучыга сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итеп, дәгъва җибәрергә киңәш ителә. Кулланучы таләпләрен ирекле рәвештә үтәмәгән очракта, ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.