Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин Л. мөрәҗәгать итте. Күптән түгел ул шәхси йорт өчен газ җиһазын сатып алган. Аны урнаштырганда газ хезмәте белгечләре анда кимчелекләр табалар һәм урында дефектка акт төзиләр. Кулланучы бу акт белән сатучыга мөрәҗәгать итә, кимчелекләре булган товарны алыштыруны таләп итә. Сатучы җиһазны кабул итә һәм кырык биш көн эчендә товарның сыйфатын тикшергәннән соң гына сатып алучының таләбен үтәячәген хәбәр итә. Сатып алучы, бу гамәлләр дөресме, дигән сорау куя.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18, 19, 21 статьялары аңлатылды.
- Товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы теләсә нинди таләпне куярга хокуклы. Әгәр товарны алыштыру турында таләп куелса, сатучы мондый товарны күрсәтелгән таләп куелганнан соң җиде көн эчендә, ә өстәмә тикшерү кирәк булганда егерме көн эчендә алыштырырга тиеш. Срокларны бозган өчен, мондый хокук бозуларга юл куйган сатучы кулланучыга һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли. Моннан тыш, әгәр товарны алыштыру өчен җиде көннән артык вакыт кирәк булса, кулланучы таләпләре буенча сатучы өч көн дәвамында кулланучыга шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны алмаштыру чорына вакытлыча файдалануга түләүсез бирергә, аны үз хисабына китерүне тәэмин итәргә тиеш. Сыйфатсыз товарны яңа товарга, ягъни кулланылышта булмаган товарга алыштырырга кирәк. Товарны алыштырганда гарантия срогы товар кулланучыга тапшырылган көннән яңадан исәпләнә башлый.
Шулай итеп, кулланучыга сатучыга язмача дәгъва белдерергә киңәш ителә, чөнки Закон тулысынча аның ягында.