Хезмәт күрсәтү сыйфаты = сыйфат билгесе

2023 елның 3 ноябре, җомга

Хезмәт күрсәтү сыйфаты - предприятие эшчәнлегенең мөһим күрсәткече. Бу җәмәгать туклануы предприятиеләренә дә карый. Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре җәмәгать туклануы хезмәткәрләре өчен җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларын җайга салучы нормалар буенча ликбез үткәрделәр. Башкаручыларга гына түгел, ә хезмәт кулланучыларга да шуны белү мөһим: әлеге нормалар һәм кагыйдәләр, шул исәптән бәяләр прейскуранты (меню) учреждениегә килүчеләрнең барысы өчен дә бердәм булып тора. Әмма башкаручы хезмәт күрсәтү урыннарында кулланучылар өчен Россия Федерациясе законнарына каршы килмәгән тәртип кагыйдәләрен (тәмәке тартуны чикләү, өске киемдә булуны тыю һәм башкалар) үзе билгеләргә хокуклы. Гражданнарга бирелгән мәгълүмат тулы булырга тиеш һәм дискриминацияле булырга тиеш түгел.

Кунакларга хезмәт күрсәтүдә һәм азык-төлек хезмәтләре күрсәтү шартларында җитешсезлекләрне ачыклау өчен Түбән Кама халкы арасында анкета үткәрелде. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кулланучы өчен иң әһәмиятлесе - учреждение интерьеры (78%). Икенче урында югары сыйфатлы тәмле ризыклар (74%). Өченче урында хезмәт күрсәтү сыйфаты (68%) тора. Хезмәткәрләрнең хезмәт күрсәтү процессындагы төп кимчелекләре: хезмәт күрсәтүнең түбән тизлеге; тәкъдим ителгән ризыкларны яхшы белмәү.

Законнарның төп нигезләмәләрен аңлатканнан соң, хезмәтләр башкаручыга газета экземплярлары һәм кулланучылар өчен белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International