Җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укулар үткәрелде

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан Алексеевск районы җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары үткәрелде.

Җирле үзидарә органнары кулланучылар хокукларын яклау системасының мөһим звеносы булып тора. Аларның хокуклары РФ 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 44 статьясында күрсәтелгән.

Семинарда товарлар сату һәм эшләр башкару (хезмәт күрсәтү) вакытында Кулланучылар хокуклары каралды, сатучылар һәм башкаручылар тарафыннан шартнамәгә кертелгән кулланучы хокукларын кысрыклаучы шартларның мөмкин булган вариантлары җентекләп тикшерелде.

Моннан тыш, кулланучыга сатучы, товар, хезмәт турында кирәкле мәгълүмат җиткерү, кулланучының тиешле сыйфатлы товар һәм җитешсезлеге булган товарга карата аерым таләпләрен канәгатьләндерү срокларын үтәү, шулай ук башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләрен бетерү срокларын үтәү өлешендә закон таләпләре тикшерелде.

Муниципаль берәмлекләр белгечләре кулланучылар белән аралашканда кулланучылар культурасы һәм хезмәт этикасын үтәү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында ОМС белгечләренә укыту семинарының төп темаларын чагылдырган белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International