«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яисә) әйләнешен туктату чараларын гамәлгә ашыру турында» РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 елның 1027 номерлы карарына һәм продукцияне һәм (яисә) әйберләрне юк итү өчен чыгару һәм кабул итүне гамәлгә ашыру зарурлыгы турында гаризаларга ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында тартып алынган алкогольле һәм спиртлы продукциянең гомуми күләме 20588,35 литр тәшкил итә. Тартып алынган алкогольле һәм спиртлы продукцияне юк итү турында карарлар Татарстан Республикасы Арбитраж суды тарафыннан чыгарылган.
Хәзерге вакытта алкоголь продукциясе «Росспиртпром» АҖ мәйданчыгына юк итү өчен чыгарылган.