Эш вакытында башкарылган, әмма җитешсезлек белән

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә консультация сорап мөрәҗәгать иттеләр. 2023 елның 04 сентябрендә кулланучы күзлеккә заказ бирә. Җитештерү вакыты 21 көн дип билгеләнгән. Эшне вакытында башкарганнар, әмма җитешсезлек белән. 2023 елның 26 сентябрендәге дәгъваны рәсмиләштергәннән соң, сатучы аны җитештерүчегә (Мәскәү шәһәре) җибәрә.

- Дәгъва белдерелгәннән соң бер айдан артык вакыт үтте, әмма минем таләпләр канәгатьләндерелмәде. Миңа хәзер нишләргә? - дип сорый кулланучы.

Бүлек белгече тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 29 статьясы нормалары аңлатылды.

Башкарылган эшнең кимчелекләре ачыкланганда, кулланучы түбәндәге таләпләрнең берсен куярга хокуклы:

- башкарылган эшнең кимчелекләрен түләүсез бетерү;

- башкарылган эш бәясен тиешле киметү;

- шул ук сыйфатлы бертөрле материалдан башка әйберне түләүсез ясау яки кабат эш башкару;

- үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең кимчелекләрен бетерү буенча ул кичергән чыгымнарны түләтү.

Шулай ук, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 29 маддәсеннән чыгып, кулланучының кимчелекләрне түләүсез бетерү турындагы таләпләрен канәгатьләндерү башкаручыны эшне тәмамлау вакытын бозган өчен неустойка формасында җаваплылыктан азат итми. Неустойканың күләме РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 28 статьясының 5 пункты белән билгеләнә, ягъни эшне башкаруның билгеләнгән срокларын бозган очракта, башкаручы кулланучыга һәр срокны узган көн өчен эшне башкару бәясенең 3 проценты күләмендә неустойка түли. Әгәр дә башкаручы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, аңа бу мәсьәләне хәл итү өчен судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International