Актаныш муниципаль районында ачык чара узды

2023 елның 24 ноябре, җомга

2023 елның 23 ноябрендә Актаныш муниципаль районы администрациясе бинасында Актаныш муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы контроль астындагы субъектлар эшчәнлегендә хокук куллану практикасы мәсьәләләрен тикшерү буенча ачык чара узды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының алкоголь базары торышы белән таныштырды; алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау һәм хуҗалык итүче субъектларны хәрәкәтнең эзләнүчәнлеге буенча экспериментка кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Кулланучылар хокукларын, сыйфатын һәм хезмәт күрсәтү культурасын яклау буенча хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре күтәрелде, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес субъектлары практикасында кулланыла торган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International