Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Халыкара инвалидлар көненә һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә куелган сорауларга җентекле җаваплар бирелде. Кулланучыларны, нигездә, тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кайтару тәртибе, тиешле сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру сроклары кызыксындырган.
КФҮ кунаклары үтенече буенча кулланучыларның техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуда, шул исәптән дистанцион ысул белән сатуда хокуклары һәм бурычлары җентекләп каралды.
Консультация вакытында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән гражданнарга «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нормаларын аңлаттылар.