Сентябрь ахырында кулланучы Түбән Каманың төзелеш кибетләренең берсендә бензин белән эшли торган триммер сатып алган, ул кыска вакыт эшләгәннән соң кабынмый башлый. Шул ук көнне, сатучыга мөрәҗәгать итү хокукын кулдан кындырмыйча, товарны сатып алган көннән алып унбиш көн эчендә, кулланучы сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итеп, кибеткә мөрәҗәгать итә. Кибеттә сатучы триммерны кимчелекләр, эксплуатация эзләре булу-булмавына тикшергән. Триммерны сатучы да аны эшләтә алмаган. Сатучы тарафыннан әлеге товар кабул ителә һәм сервис үзәгенә диагностикага җибәрелә. Әмма диагностика нәтиҗәләре буенча, сервис үзәге товарның төзеклеге турында нәтиҗә бирә һәм сатып алучыга акчаны кире кайтарудан баш тарталар, бу кулланучыны канәгатьләндерми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан аңлатмалар бирелде һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясына сылтама белән дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелде. Әгәр техник яктан катлаулы товарда аны кулланучыга тапшырганнан соң унбиш көн эчендә кимчелекләр табылса, сатып алучы товарны сатучыга кайтарырга һәм аның өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны яки аны сатып алу бәясен яңадан исәпләп, шул ук яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Товарның кимчелекләре килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туса, сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарны экспертизалаганда катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта мондый экспертизаның нәтиҗәсен суд тәртибендә бәхәсләшергә хокуклы.
Грамоталы рәсмиләштерелгән дәгъва һәм Түбән Кама территориаль органы белгеченнән алынган мәгълүмат багажы белән кулланучы судка кадәрге тәртиптә уңай нәтиҗәгә ирешә һәм тулы күләмдә үз акчасын ала алды.