Яшел Үзән территориаль органында ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 15 декабре, җомга

2023 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, территориаль орган кураторы Татьяна Хәбибуллина, 8 район (Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары) администрациясе вәкилләре катнашты.) хезмәткәрләре, полиция, алкоголь бизнесы вәкилләре катнашты.

Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Рифат Сөнгатуллин комиссиянең 7 сентябрьдә узган утырышы карарының үтәлеше турында хәбәр итте, 2023 елның 10 ае йомгаклары буенча ведомство карамагындагы районнарның алкоголь базарындагы вәзгыяте турында сөйләде.

Докладчылар администрациядән комиссия әгъзаларына эшнең төп проблемалары һәм аларны хәл итү максатында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерделәр. Нәтиҗәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International