Кулланучылар өчен акция үткәрелде

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасының өстенлекле юнәлеше булып халык белән куллану белемнәрен һәм үз-үзеңне саклауны арттырырга мөмкинлек бирүче превентив чаралар үткәрү тора.

Бу максаттан Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре даими нигездә гражданнарның күпләп булган урыннарында - базарларда, сәүдә үзәкләрендә, ярминкәләрдә консультацияләр үткәрә, кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән басма мәгълүмат материаллары (буклетлар, белешмәләр, брошюралар, газеталар һ.б.) таратыла.

Әлмәт шәһәренең «Ф.» сәүдә үзәгендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар өчен чара үткәрделәр.

Кулланучылар азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның сыйфаты, товарны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре, техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары, аяк киемнәре, кием-салым һ. б. мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Сатып алучылар иң күбе сыйфатсыз товарлар сатып алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр, мәсәлән, акыллы сәгатьләр, мобиль телефоннар, ноутбуклар һ. б.

Сатып алучыларга гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелде, һәр конкрет ситуациядән ничек чыгарга, сатучы адресына язмача дәгъва әзерләргә, кулланучыларга тиешле сыйфатсыз техник-катлаулы товарларны кайтару кагыйдәләре аңлатылды, Кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International