2023 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкоголь продукциясе буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Дегустациядә Россиядә җитештерелгән 12 төрле татлы шәраб үрнәге бәяләнде.
Үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәреннән сатып алынган.
Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – 0,75 литрлы шешә өчен 239 сумнан 550 сумга кадәр. Кайбер үрнәкләр акция бәяләре буенча сатып алынган.
Дегустация комиссиясе әгъзалары әлеге бәя категориясендәге шәрабларның органолептик характеристикаларын яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәялиләр, бу төр шәрабларга хас булган яхшы күбекле үзлекләрен, ачык салам төсен билгелиләр.
Иң күп баллны түбәндәге үрнәкләр алды:
«Шато Тамань» («Кубань-Вино» ҖЧҖ, Краснодар крае);
«Фанагория» («АПФ» Фанагория» ААҖ, Краснодар крае);
«Абрау-Дюрсо» (Абрау-Дюрсо ЯАҖ, Новороссийск шәһәре).
Дегустация нәтиҗәләре таблицада күрсәтелгән.
№ |
Атамасы |
Продукцияне җитештерүче |
Гомуми балл бәясе |
урыны |
1 |
"ДЕРБЕНТСКОЕ" |
"Дербентский завод игристых вин" ААҖ, Россия, Дагестан Республикасы, |
9,01 |
7 |
2 |
"ФАНАГОРИЯ" |
"АПФ "Фанагория" ААҖ, |
9,19 |
2 |
3 |
"Наследие мастера "Левъ Голицынъ" |
"Игристые вина" ЯАҖ, |
9,05 |
5 |
4 |
"Шато Тамань" |
"Кубань-Вино" ҖЧҖ, |
9,28 |
1 |
5 |
"Российское премиум" |
"САЛЮТ ПЛЮС" ҖЧҖ, |
8,91 |
11 |
6 |
"ЗОЛОТАЯ БАЛКА" |
"Агрофирма "Золотая Балка" ҖЧҖ, Россия, Севастополь ш. |
9,08 |
4 |
7 |
"МАРЛЕЗОН (MARLESON)" |
"САЛЮТ ПЛЮС" ҖЧҖ, |
9,03 |
6 |
8 |
"Абрау - Дюрсо" |
"Абрау-Дюрсо" ЯАҖ, |
9,18 |
3 |
9 |
"Венец Черноморья" |
"ЦПИ - Ариант" ҖЧҖ, |
8,92 |
10 |
10 |
"Солнечный склон" |
"Кубань-Вино" ҖЧҖ, |
8,96 |
8 |
11 |
"Советское Шампанское" |
"Симферопольский винодельческий завод" АҖ, Россия, Крым Республикасы |
8,86 |
12 |
12 |
"РОССИЙСКОЕ ИГРИСТОЕ ПРЕМИУМ" |
"Минераловодский винзавод" ҖЧҖ, |
8,94 |
9 |