Һәр кеше диярлек зур бәйрәм хөрмәтенә, бигрәк тә Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә, туганнарына һәм якыннарына, дусларына һәм хезмәттәшләренә бүләкләр бирә.
Кызганычка каршы, күп кенә бүләкләр ашыгыч рәвештә сатып алына һәм аларны сатып алганда, товарның сыйфатына тиешле игътибар бирелми.
Нәтиҗәдә, бәйрәмнән соң теге яки бу сәбәпләр аркасында товарны кире кайтарырга теләүчеләр саны арта.
Беренче адым - сыйфатсыз товарга карата дәгъва күрсәтү.
Товарга карата дәгъва 2 данәдә төзелә. Аны заказ хаты белән тапшырырга яки сатучыга шәхсән тапшырырга мөмкин, икенче экземплярда кабул итү турында билге куелырга тиеш.
Дәгъвада сатып алу датасын, суммасын, товарның исемен һәм характеристикасын күрсәтергә, кимчелекнең нәрсәдә булуын тасвирларга кирәк. Акчаны кире кайтаруны таләп итеп, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 18 статьясының 1 пунктына сылтама ясагыз.
Бәхәсне җайга салуның дәгъва тәртибен үтәү судта сатучыдан өстәмә акчалата компенсация түләтүне таләп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә дәгъва ясау чыннан да кирәк.
Әгәр кемнеңдер дәгъвасын төзүдә проблема туса, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Белгечләр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк һәм дәгъваны дөрес язарга ярдәм итәчәк.
Үз хокукларын якларга ниятләгән һәркемне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына чакырабыз (Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 йорт, тел.277-94-96).