Сыйфатсыз товар - нәрсә эшләргә?

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Алдагы рецензиядә без сыйфатсыз товар сатып алган очракта сатып алучының беренче адымы турында сөйләдек – бу дәгъва төзү.

Әгәр сатучы (җитештерүче) нинди дә булса сәбәпләр аркасында дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартса, үз хокукларын яклау буенча чираттагы адым - судка дәгъва гаризасы бирү.

Үз хокукларын яклау турында дәгъва сатып алучының (дәгъвачының) сайлавы буенча яки җавап бирүченең булган урыны буенча, яки дәгъвачының яшәгән урыны буенча, яки килешүнең төзелгән яки үтәлгән урыны буенча (Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законының 17 маддәсе) белдерелергә мөмкин.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 15 маддәсенә ярашлы рәвештә, дәгъвачы мораль зыянны компенсацияләүне таләп итә ала, аның күләме суд тарафыннан билгеләнә һәм милек зыянын түләтүгә бәйле түгел.

Дәгъва гаризасы биргәндә, дәгъвачы җавапка тартылучыга һәм эштә катнашучы башка кешеләргә дәгъва гаризасының күчермәсен һәм аларга кушылган документларны җибәрергә тиеш (РФ ГПК 132 маддәсенең 6 пункты).

Гражданлык процессуаль законнары дәгъва гаризасын һәм аңа кушымталарны җавап бирүчегә тапшыруны яки җибәрүне раслаучы документлар тапшыру бурычын күздә тота, әмма дәгъвачының бу документларны нинди дә булса билгеле бер ысул белән җибәрү бурычын билгеләми. Бу бурычны үтәүне раслаучы документлар исемлеге дә чикләнмәгән. Расписка, дәгъва гаризасын һәм аңа кушылган документларны тапшыру яки җибәрү турында хәбәр итү булмаса, әлеге хәл почта җибәрүенең квитанциясе, шулай ук адресатның исеме һәм адресы булган касса чегы, почта җибәрүен күзәтү буенча белешмәләр, шулай ук заказлы почта аша җибәрүенең юнәлеше турында мәгълүмат булган башка документлар белән дә расланырга мөмкин.

РФ ГПКның 131 маддәсе нигезендә, дәгъва гаризасында, шул исәптән, дәгъвачы турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш: граждан өчен - фамилия, исеме, атасының исеме (булган очракта), туган көне һәм урыны, яшәү урыны яки булган урыны, идентификаторларның берсе (шәхси счетның иминият номеры, салым түләүченең идентификацион номеры, шәхесне раслаучы документның сериясе һәм номеры, машина йөртү таныклыгы сериясе һәм номеры).

Судта техник мөмкинлек булганда документларны электрон рәвештә судның рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре дәгъва гаризасын төзүдә ярдәм итәчәкләр, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.

Үз хокукларын якларга ниятләгән һәркемне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына чакырабыз (Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 94, тел. 277-94-96).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International