Хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар уздырылды

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Гвардия урамы, 53 б адресы буенча «Садыр» азык-төлек базары территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән укыту семинарлары үткәрделәр.

Көчле базар конкуренциясе шартларында компаниянең озак вакыт популяр булуы өчен кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру  хәл иткеч фактор булып тора. Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы күп кенә эшчәнлек өлкәләрендә бердәнбер конкурентлы өстенлек булып кала бирә. Хезмәт күрсәтү сыйфаты - кулланучылар продуктның сыйфаты турында хөкем итә торган яңа стандарт. Хезмәт күрсәтү культурасы - җәмгыятьнең гомуми культурасының аерылгысыз өлеше.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 31.12.2020 елның  2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.

Барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирелде. Чаралар вакытында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Шулай ук, сәүдә предприятиеләрендә ваклап сату бәяләре мониторингы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International