Көн саен без һәрберебез сатып алулар ясыйбыз яки нинди дә булса хезмәтләрдән файдаланабыз, димәк кулланучы булып торабыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүматлаштыру максатларында Тәтеш районының хуҗалык итүче субъектлары һәм кулланучылары белән чаралар комплексы үткәрде.
Соңгы вакытта кулланучылар хокукларын яклау, халыкка җитештерелә торган һәм сатыла торган халык куллану товарларының сыйфатына таләпчәнлекне арттыру, кулланучылар базары предприятиеләренең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сатып алучыларга сәүдә хезмәте күрсәтүне оештыру өчен җаваплылыгын арттыру максатыннан күп кенә норматив документлар кабул ителде.
Чара барышында сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация алдылар, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең «Ваклап сату килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән таныштылар.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү турындагы таләпләр аңлатылды.
Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын кулланырга киңәш ителә, ягъни судка кадәрге тәртиптә. Мөрәҗәгать итүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.