Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының IV бүлегенең кайбер нигезләмәләре каралды.
Аерым алганда, җәмгыять әгъзаларына кулланучының мөрәҗәгате язма рәвештә кәгазьдә яки электрон рәвештә дәүләт күзәтчелеге органына, башка вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарына, Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органына яки җирле үзидарә органына җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүченең шәхси кабул итүендә кабул ителергә мөмкин, дип аңлаттылар.
Моннан тыш, гражданнарга кулланучылар мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм яклау мәсьәләләре буенча консультация бирү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрендә башкарыла ала дип аңлаттылар.