Казанда алкогольле һәм спиртлы продукция, сыра һәм тәмәке әйберләрен законсыз сатуны ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Казан шәһәре Башкарма комитетында Казан территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция, сыра һәм тәмәке әйберләрен законсыз сатуны ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова, Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты һәм район администрацияләре хезмәткәрләре катнашты.

Ведомствоара комиссия утырышында катнашучылар алкогольле продукция, сыра һәм тәмәке продукциясен законсыз җитештерүне һәм сатуны кисәтү һәм туктату мәсьәләләрен карадылар, алкогольле продукция җитештерү һәм сату өлкәсендә килеп туган криминаль хәлгә анализ ясадылар, бу өлкәдә дәүләти җайга салуны көчәйтү буенча уртак гамәлләр алгоритмын эшләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International