Биектау муниципаль районының ведомствоара комиссиясе утырышы узды

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

Ведомствоара комиссия утырышында катнашучылар алкогольле продукция, сыра һәм тәмәке продукциясен законсыз җитештерүне һәм сатуны кисәтү һәм туктату мәсьәләләрен карадылар. Бу өлкәдә дәүләт көйләвен көчәйтү буенча уртак гамәлләр алгоритмын эшләделәр.

Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән таныштылар.

Семинар барышында Казан территориаль органы башлыгы катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләрне аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International