Мәгариф - белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр комплексы. Түләүле белем бирү турында килешү төзегәндә, граждан бу хезмәтләрне кулланучы буларак катнаша. Димәк, әлеге мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 05.07.2001 елның 505 номерлы карары белән расланган Түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләре белән көйләнә. Түләүле белем бирү хезмәтләренә өстәмә белем бирү программалары буенча укыту, махсус курслар укыту, репетиторлык, фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча дәресләр һәм башка хезмәтләр керә.
Түләүле белем бирү хезмәтләре турында килешү төзегәндә игътибарлы булыгыз. Килешүне имзаларга ашыкмагыз, аны игътибар белән укырга кирәк. Әгәр дә барлык уку шартлары сезнең теләкләрегез һәм мөмкинлекләрегез белән туры килсә, кыюлык белән килешү төзегез. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, сез ничек кенә авырлыклардан качарга тырышсагыз да, кайвакыт күңелсезлекләр булырга мөмкин. Мәгариф шундый үзенчәлекле өлкә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын билгеләү еш кына гомумән мөмкин түгел. Шуңа күрә килешүдә барлык уку шартларын җентекләп күрсәтү мөһим.
Килешү пунктларын бозу өчен дәлилләрегез булса, сез килешүдә язылган хезмәтләр күрсәтүне таләп итә аласыз, яисә уку өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итә аласыз, яисә бүтән уку йортында уку өчен түли аласыз. Моннан тыш, сез белем бирү хезмәтләрен күрсәтүнең башлану һәм (яки) тәмамлану вакыты бозылу сәбәпле, шулай ук күрсәтелгән белем бирү хезмәтләренең җитешсезлекләре аркасында китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.
Юридик көч таләпләрен белдерүнең телдән формасы булмавын исәпкә алып, Сез уку йорты җитәкчелегенә язма рәвештә дәгъва әзерләргә һәм таләпләр куярга тиеш. Дәгъва ике экземплярда рәсмиләштерелә, аларның берсен Сез уку йорты җитәкчелегенә тапшырасыз, икенчесен уку йорты билгесе белән үзегездә калдырасыз (билге буларак уку йортының штампы яки мөһере хезмәт итә ала, анда сездән дәгъва алу датасы күрсәтелгән, яки теләсә кайсы вазифаи затның исеме, вазифасы һәм исем-фамилиянең тулы расшифровкасы күрсәтелгән имзасы). Әгәр дә дәгъваны кабул итүдән баш тартсалар, Сез почта аша аны тапшыру турында хәбәр белән җибәрә аласыз. РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә, дәгъваны карау вакыты тиешле таләп күрсәтелгән көннән алып 10 көн тәшкил итә. Бу вакыт эчендә уку йорты җитәкчелеге дәгъваны карарга һәм аңа язма рәвештә җавап бирергә тиеш.
Әгәр дә дәгъвага җавап бирелмәсә, Сез Кулланучылар хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтүче хезмәткәрләр һәм укытучылар арасында кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча семинар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.