Эш кешедән физик һәм әхлакый яктан күп көч таләп итә. Ял итүнең оптималь варианты театрга, концертка, музейга бару булырга мөмкин, чөнки бу искиткеч сәнгать дөньясын танып белү мөмкинлеге генә түгел, ә дуслар яки гаилә белән ял итү, вакыт үткәрү өчен дә сәбәп. Билет сатып алу һәркемнең дә хәленнән килә.
Менә син билет сатып аласың, бу көнне түземсезлек белән көтәсең, әмма, кинәт кенә, чараны оештыручылар тарафыннан барысы да гамәлдән чыгарыла. Нәрсә эшләргә соң? РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә, кулланучы булып товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) бары тик шәхси, гаилә, өй һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен генә заказ бирергә яки сатып алырга ниятләгән яки заказ бирүче, сатып алучы яки кулланучы граждан санала. Чараны гамәлдән чыгарганда кулланучы үз акчаларын кире һәм тулы күләмдә алырга хокуклы, чөнки түләнгән хезмәт башкаручы тарафыннан күрсәтелмәгән. Мондый очракларда кулланучы оештыручыдан билетның тулы бәясен түләтүне; РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 28 маддәсе нигезендә хезмәт күрсәтү срогы бозылу сәбәпле китерелгән зыянны тулысынча түләтүне таләп итәргә хокуклы.
Ләкин чарага үз гаебең белән килә алмаган очраклар булырга мөмкин. РФ Хөкүмәте мәдәни-массакүләм һәм тамаша чараларына билетларны кайтаруның яңа кагыйдәләрен билгеләде, хәзер тамашачылар билет бәясенең 100%, хәтта тамаша көнендә дә, үз авырулары, гаилә әгъзасының яки якын туганының үлеме сәбәпче булганда, кире кайтара алачак.
Һәрхәлдә, билет өчен түләнгән акчаны кире кайтару өчен, беренче чиратта кассага яки билет сатып алынган агентлыкка мөрәҗәгать итәргә һәм акчаны кире кайтаруны сорарга кирәк. Әгәр чара оештыручы тарафыннан гамәлдән чыгарылса, бу очракта гариза һәм документлар комплекты (билет, чек, паспорт күчермәсе) чара уздырылганчы өч көн алдан бирелергә тиеш, югыйсә акчаны кире кайтармаячаклар. Акчаларны кайтару проценты мәдәният законы белән көйләнә һәм чарага кадәр калган көннәр санына бәйле. Мәсәлән, тамашачы билет бәясенең 100%ын 10 көннән дә соңга калмыйча, 50%ын биш көннән дә соңга калмыйча, 30%ын өч көннән дә соңга калмыйча кире ала ала.
Әгәр кулланучының авыруы яки аның туганының үлеме белән бәйле сәбәпләр аркасында чарага бару мөмкинлеге булмаса, тамашачыга билетны оешмага яки билет операторына чара уздырылган көннән дә соңга калмыйча кайтару турында гариза бирергә кирәк. Гаризага билет, электрон чек күчермәсе (әгәр билет электрон булса), паспорт күчермәсе һәм раслаучы документларны (авыру кәгазе күчермәсе яки үлем таныклыгы һәм туганлыкны раслаучы документлар күчермәсе) кушарга кирәк.