2024 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Биектау районы» КФҮ ДБУ филиалында түбәндәге адрес буенча кизү тору үткәрделәр: Биектау авылы, Полковая урамы, 9 йорт.
Чараны үткәрү максаты - укытучыларның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, кулланучыларның төп хокуклары, көндәлек тормышта кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау ысуллары белән таныштыру.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре.
Әгәр аяк киеме яки кием зурлыгы буенча туры килмәсә; әгәр товарда җитешсезлек ачыкланса; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокларда кайтарырга мөмкин; нинди товарлар техник яктан катлаулы дип санала – бу очракларда кулланучыларның гамәлләре аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән бушлай басма продукция тәкъдим ителде.