Сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатуга карата закон таләпләре

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама районының Кама Аланы сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр.

Контрольдә тотылган хуңалык итүче субъект вәкилләренә сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатуга карата куелган закон таләпләре аңлатылды:

- алкогольле продукцияне сату вакыты турында (8: 00дән 23: 00гә кадәр);

- алкогольле продукцияне (сыраны) ваклап сату күләмен декларацияләүгә мәҗбүри таләпләр;

- алкогольле продукция сату БДАМСта теркәлергә тиеш;

- балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатуны тыю турында;

- яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукцияне сатуны тыю турында һ. б.

Контрольдә тотыла торган зат РФ Хөкүмәтенең «Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында» 30.11.2022 елның 2173 номерлы карарына ярашлы рәвештә маркировкалау кагыйдәләрен билгеләү турында хәбәр ителде. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткерелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 02.10.2021 елның 945 номерлы карары белән расланган Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.

Моннан тыш, provbiz.ru сайтының гамәлдә булуы турында мәгълүмат бирелде. Анда эшкуарлык субъекты контроль (күзәтчелек) органнарының законнарны үтәү өлкәсендәге хаталарны булдырмау, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат тупланган. «Тикшерелгән бизнес» порталында урнаштырылган сораштыруда катнашырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International