2024 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар Республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чара үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының I бүлегенең кайбер нигезләмәләре каралды. Аерым алганда, җәмгыять әгъзалары үтенече буенча гарантия срогы төшенчәсе, аны билгеләү тәртибе, гарантия срогы билгеләнгән товарны сатып алганда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Закон нигезендә, җитештерүче (башкаручы) товарга (эшкә) гарантия срогын билгеләргә хокуклы. Бу чорда товарда (эштә) җитешсезлек ачыкланган очракта, җитештерүче (башкаручы), сатучы кулланучының акчасын кайтару, товарны алыштыру яки ремонтлау буенча таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш. Димәк, товарга гарантия билгеләү - сатучының хокукы, базар икътисады чорында сатып алучыларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән гамәл. Сатучы, әгәр ул җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән булса, товарга гарантия срогын билгеләргә хокуклы. Шулай ук сатучы җитештерүче билгеләгән гарантия срогы тәмамланганнан соң товарда табылган кимчелекләре турында йөкләмә кабул итәргә хокуклы. Гарантия срогы дәвамында кулланучының кимчелекләргә карата хокуклары күбрәк, әгәр кимчелекләр кулланучы гаебе белән барлыкка килмәсә. Гарантия срогы дәвамында дәлилләү йөге сатучыга карый. Әгәр товарның кимчелекләре бетерелсә, аның гарантия срогы товар кулланылган чорга озайтыла. Товарны алыштырганда гарантия срогы товар кулланучыга тапшырылган көннән алып яңадан исәпләнә.
Чара ахырында территориаль орган белгече килгән сорауларга җавап бирде.