Чирмешән муниципаль районына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов район гражданнарын кабул итте һәм берничә сәүдә объектында булды.
Халык белән очрашуда кулланучылар һәм алкоголь базары өлкәсендә законнарны үтәүгә кагылышлы сораулар яңгырады. Аерым алганда, шундый характердагы мөрәҗәгать булды:
- Судка мөрәҗәгать итәсем килә, чөнки минем кулланучы хокукларым бозылган дип саныйм. Мин пенсионер. Кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча дәүләт пошлинасының суммасы нинди? Сезнең оешманың гариза язуда ярдәм итү хезмәтләренең бәясе нинди?
Вадим Шипилов аңлатканча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 17 статьясы нигезендә кулланучылар, кулланучылар хокукларын бозуга бәйле дәгъвалар буенча башка дәгъвачылар РФ законнары нигезендә дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, дәүләт республика органы буларак, гражданнарга түләүсез ярдәм күрсәтә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле суд тикшерүе барышында дәгъвачы вәкиле яки яклаучы (адвокат) функцияләрен үтәми, ә каралган дәгъва гаризасы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең фикерен генә әйтә, ул карар чыгарганда суд тарафыннан исәпкә алынырга мөмкин.
Килгән сорауларга тулы җаваплар бирелде, аларның кайберләре контрольгә алынды. Исегезгә төшерәбез, гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итү ай саен үткәрелә. Очрашуга язылу өчен Чирмешән авылы, Совет урамы, 32 йорт адресы буенча килергә яки 8 (84396) 2-23-80 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.